

Сентябрьдә «Русиянең әдәби флагманы» Бөтенрусия конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. Оештыручылар Русия Федерациясенең барлык 89 субъектыннан гариза көтәләр, алар элегрәк «Русиянең әдәби флагманы»исеме өчен көрәшергә теләкләрен раслаган иде.
Мондый активлык Русия Федерациясенең барлык республикаларының, өлкәләренең, крайларының һәм округларының инде унберенче тапкыр уздырыла торган иҗат ярышына җәлеп ителүен күрсәтә.
Узган конкурс сезонында «Русиянең әдәби флагманы» исеменә Башкортстан Республикасы лаек булды, аның җиңүенә төбәкнең мәдәни брендына әверелгән «Китап бәйрәме» халыкара китап ярминкәсен оештыру һәм уздыру китерде. Җиңгән проектның девизы: «Халыклар дуслыгы – әдәбият дуслыгы».