

Республика һәм муниципаль басмаларга гадәттәгечә почта бүлегендә яки онлайн-сервис аша язылырга мөмкин.
Мәсәлән, rbsmi.ru сайты уңайлы, сайтка кергәч, «Подписка» бүлегендә үзегезгә кирәкле гәзит яисә журналны сайларга кирәк, төймәгә басканнан соң басманың бите ачылачак, аның басма яисә электрон версия тәкъдим ителәчәк, сайлагаач, сез "Кәрзин" бүлегенә күчәсез. Банк картасы аша акча күчерергә мөмкин.
Актив язылучыларны күңелле бонус көтә. 1 октябрьдән 11 октябрьгә һәм 3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр «Республика Башкортостан» нәшрият йорты «Почта России» белән берлектә традицион акцияләр – ташламалар ункөнлеге уздыра. Бу чорда республика басмаларына һәм яраткан «районка»ларыбызга ташламалы бәядән язылырга мөмкин.
Күңелле сюрпризлар моның белән генә бетми, чөнки барлык язылучылар, хәтта республиканың ерак почмакларында яшәүчеләр дә, призлар уйнатуда катнаша ала.
Моның өчен ким дигәндә ике басмага язылуны рәсмиләштерергә һәм 2026 елның гыйнварына кадәр, үз адресыңны, контакт телефоныңны күрсәтеп, язылу квитанциясе беркетелгән заявканы «Языл һәм бүләк от!» тамгасы белән түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк:
450079, Уфа ш., Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13, ИД « Республика Башкортостан», каб.212 , электрон адрес - podpiska@rbsmi.ru .