+26 °С
Болытлы


Баймак районындагы Граф күле янында «Башҡорт аты» халыкара башкорт токымлы атлар фестивале үтәчәк. Аның кысаларында Башкорт дәүләт курчак театры да үз тамашасын күрсәтәчәк. Чара 6 сентябрьгә планлаштырыла.
Артистларның чыгышы интерактив программа белән башланачак: бәйрәмдә катнашучыларга җиңел уен формасында атлар, аларның нинди токымнары булуы турында сөйләячәкләр, тарихтагы иң танылган атларны искә төшерәчәкләр. Курчак осталары табышмаклар әйтәчәк, викториналар үткәрәчәк, актив тамашачыларга бүләкләр тапшырачак.
Бу көнне тамашачылар игътибарына берничә спектакль тәкъдим ителәчәк.