+26 °С
Болытлы


26–28 август көннәрендә Казан шәһәре дөньяның төрле почмакларыннан җыелган меңнән артык татарлар өчен очрашу урынына әвереләчәк. Татарстан мәркәзендә «Татарстан – безнең рухи Ватаныбыз» шигаре астында Милләт Җыены уза.
Милләт Җыены – гади очрашу гына түгел, татар милләтенең киләчәгенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр карала биредә. Җыен Бөтендөнья татар конгрессының корылтайлары арасында уздырыла.
Бөтендонья татар конгрессының "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен" медале белән Уфа дәүләт «Нур» татар театры актрисасы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты. Дамира Саетова бүләкләнде.