Җәмгыять
20 Августа 2025, 03:50

Запорожье укучылары Уфада кунакта

Уфа вузара кампусына Запорожье өлкәсеннән 37 укучы килде.

Запорожье  укучылары Уфада кунактаЗапорожье  укучылары Уфада кунакта
Запорожье укучылары Уфада кунакта

Чара БР Мәгариф министрлыгы һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Университет сменалары» проекты кысаларында гамәлгә куелды.

Башкортстанда балаларны Уфа вузара кампусының резиденты – М. Акмулла исемендәге БДПУ каршылады.  Укучылар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә төзелүче Евразия фән-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы макеты белән таныштылар, фәнни лабораторияләрдә һәм үзәкләрдә, шулай ук «Өн (Берлога)» киберфизик инновацияләр остаханәсендә булдылар.

– Бу инде быел җәй М. Акмулла исемендәге БДПУ кабул иткән өченче «Университет сменасы».  Без программаны балалар яңа белемнәр белән дә баерлык итеп төзергә тырышабыз. Узган атнада алар  Евразия күчмә цивилизацияләр музеенда һәм Башкортстанның Милли музеенда төбәк тарихы белән танышса, бүген  вузара кампуста республикабызның киләчәгенә күз салдылар. Безнең сменада ял итү өлкән сыйныф укучыларына булачак һөнәрләрен дөрес сайларга ярдәм итәр, дип өметләнәбез; бәлки, кемнәрдер  укырга керү өчен Уфа югары уку йортын сайлар, – дип билгели смена җитәкчесе, Акмулла университетының технопаркы директоры урынбасары Эльвира Шәймөхәммәтова.

Юрий Кордий Уфага Мелитопольдән килгән. Уфада "Университет сменасы" – ул катнашкан дүртенчесе инде. Моңа кадәр Юра Грозныйда, Мәскәүдә һәм Архангельскида булган.  Уфада миңа архитектура нык тәэсир итте. Музейларда булу, монда үткәндә ниләр булганын белү бик кызык тоелды. Гомумән, миңа Русиянең төрле шәһәрләрендә булу, алар турында ниндидер яңалык белү ошый, – дип сөйләде ул. 

 

Запорожье  укучылары Уфада кунакта
Запорожье укучылары Уфада кунакта
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас