

2025 елның 25 июлендә Башкортстанның 26 районыннан машина белән сыер савучы 27 оператор республика конкурсына җыелды. 46нчы республика конкурсы Дүртөйле районында “Ленин” нәсел заводы ҖЧҖе базасында узды. Бүген монда голштин токымлы терлекләр үрчетү белән шөгыльләнәләр, фермада 3 мең баштан артык сыер бар, шуларның 1 меңе – савым сыерлары.
Ярышларда катнашучылар, традиция буенча, теоретик белемнәрен дә, практик күнекмәләрен дә күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, машина белән сыер саву буенча операторлар арасында иң күп балл җыеп, 46нчы республика конкурсында Чакмагыш районының “Герой” АХҖ-колхозыннан Гөлназ Хөрмәтуллина җиңүче булып танылды, икенче урында – Мәләвез районының Салават исемендәге хуҗалыгыннан Регина Тимерәева, өченче урында – Дүртөйле районының “Ленин” нәсел заводыннан Эльвира Юнысова. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Гөлназ Хөрмәтуллина фермада 20 елдан артык эшли. Элегрәк район һәм республика ярышларында күп тапкыр катнашкан булса да, беренче тапкыр җиңү яулаган. “Җиңүемә бик шатмын. Биредә миңа көндәлек тырыш хезмәттә чыныгуым, һөнәремә булган мәхәббәтем ярдәм итте. Хәзер бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларга әзерләнәм, теоретик белемнәремне ныгытам”, – ди республиканың иң яхшы савучысы.
***
Әйе, авылны яшәтүче, аңа җан өрүче кешеләр – әлбәттә инде, игенчеләр һәм терлекчеләр белән савымчылар. Элек-электән алар авыл, ил икътисадына саллы өлешен кертә. Аларның көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә буралар тулы, чәйләребез сөтле. Чакмагыш районының Иске Балака вылында терлекчелектә гаилә белән эшләүчеләр бар. Хөрмәтуллиннар гаиләсе колхозчылар династиясенең авыр, әмма хөрмәтле хезмәтен тугрылыклы дәвам итә. Фәнис Тәмимдар улы (1936) механизатор, тормыш иптәше Роза Гыйндулла кызы (1939) савучы булып эшләп хаклы ялга чыктылар. Аларның улы Фәнзил Фәнис улы (1976) әтисенең һөнәрен дәвам итте, хатыны Гөлназ Хәләф кызы (1979) – алдынгы савучы. Фәнил Фәнис улы (1962) исә Уфада водитель булып эшли.