

2025 елның 7 аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен түләнгән штрафлардан республика бюджетына 2 млрд 287 млн сумнан артык акча кергән. Узган елның шундый ук күрсәткеченнән бу 1 млрд 80 млн сумга артык.
Бу хакта Башкортстан ДАИ юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге башлыгы полиция полковнигы Артур Чыңгызов хәбәр итте.
Ул аңлатканча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны автоматик режимда түләү Эчке эшләр министрлыгының профильле үзәге тарафыннан 2012 елның 7 февраленнән тәэмин ителә, һәм 2025 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча бюджетка керемнәрнең әлеге штрафларны түләү нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткеч.
"Моның сәбәбе объектив һәм быелгы елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән штрафларның күләме сизелерлек артуыннан гыйбарәт. Моннан тыш, кулланыла торган техник чаралар төркеме дә артты. Аерым алганда, аның составына Уфа, Нефтекама, Салават, Октябрьский шәһәрләрендә урнашкан 56 юл чатында урнаштырылган җиһазлар өстәлде», - дип аңлатма бирә Артур Чыңгызов.
Чыганак: Башинформ.