Җәмгыять
18 август 2025, 10:15

"Бер гомер җитми икән" спектакле русча уйналачак

25 августта Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры тамашачыларга рус телендә "Одной жизни, видно, мало" спектаклен тәкъдим итәчәк.

"Бер гомер җитми икән" спектакле русча уйналачак"Бер гомер җитми икән" спектакле русча уйналачак
"Бер гомер җитми икән" спектакле русча уйналачак

Әсәрнең оригиналы башкорт телендә һәм ер гомер җитми икән..." дип атала.  Спектакль язучы, драматург, "Агыйдел" журналының баш мөхәррире  Мөнир Кунафин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән.

Башкорт телендәге спектакльнең премьерасы Ватанны саклаучылар көненә кадәр булган иде һәм тамашачыларның,  театр тәнкыйтьчеләренең югары бәясен алды. Бу спектакль өстендә Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Рөстәм Хәкимов эшләде.

Хәрби бурыч, батырлык һәм тыныч тормыш кыйммәтләре темаларын күтәргән әсәр хәзерге шартларда аеруча актуальлек ала. Спектакль Уфада үтәчәк «Армия мәдәнияте көннәре» ндә катнаша һәм Ватанны саклаучыларга рәхмәт белдерү  һәм театр сәнгате аша илсөярлек идеяләрен аңлау ысулы булып тора.

"Бер гомер җитми икән" спектакле русча уйналачак
"Бер гомер җитми икән" спектакле русча уйналачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас