

22 нче августта Фестивальнең ачылышы.
Оркестрның баш дирижеры, Башкортстан Республикасының халык артисты Дмитрий Крюков җитәкчелегендә сәхнәдә Башкортстан Дәүләт оркестры чыгыш ясаячак.
Бу кичне безне Россиянең халык артисты Денис Мацуев (фортепиано), Русиянең атказанган артисты Илдар Абдразаков (бас) һәм Русиянең атказанган артисты Аскар Абдразаков (бас) сөендерәчәк.
23 нче августта сәхнәдә - Башкортстан дәүләт оркестры, дирижер - оркестрның баш дирижеры, БР халык артисты Дмитрий Крюков.
Чыгыш ясаячаклар: Башкортстан Республикасының халык артисты Артур Нәзиуллин (кларнет), Үзбәкстан, Каракалпакстан, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Җәнисбәк Пиязов (бас-баритон), шулай ук халыкара конкурслар лауреатлары Бегисбай Темирбаев (тенор), Хурсандбәк Атамуратов (баритон), Маман Жумабаев (баритон) һәм Отемис Җуманязов (тенор).
24 нче августта бәйрәм Е.Ф. Светланов исемендәге Русия дәүләт академия симфоник оркестрының Башкортстанның халык артисты Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге концерты белән тәмамланачак.
Урын һәм вакыт: Совет мәйданы, 22-24 август, башлана 19:00.
Керү ирекле!
Фестиваль Башкортстан Республикасы Башлыгы, БР Хөкүмәте һәм БР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.