

Эш эзләүче кандидатлар онлайн-интервью вакытында, бигрәк тә техник әңгәмәләрдә, ясалма акылны файдалана башлаган. Кабер очракларда исә мошенниклар хәтта мәгълүмат урлау максаты белән вакансиягә дәгъва кылучыларны имитацияли икән.
Эре технологик компанияләр, шул исәптән Google һәм Cisco, ясалма акыл кулланылган мондый мошенниклык очраклары белән көрәшү өчен хезмәткәрләр эзләү процессына күзмә-күз әңгәмәләрне кайтара башлаган.
Google компаниясенең башкарма директоры Сундар Пичаи сүзләренчә, компания хәзер кандидатларның база күнекмәләрен тикшерү өчен ким дигәндә бер очрашу үткәрергә планлаштыра. Мәсәлән, программалаштыру күнекмәләрен реаль вакытта күрсәтү таләп ителә, чөнки эш эзләүчеләр тест вакытында код генерацияләү өчен ясалма акылны эшкә җигәргә мөмкин.
Фото: Freepik.