

2025 елдагы дөнья туры кысаларында поп-җырчы Дженнифер Лопес июль һәм август башында 13 илнең 20 шәһәрендә булды, шул исәптән – Казахстанда һәм Үзбәкстанда. Таҗикстан бу исемлектә юк. Мисалга, Ташкенттагы «Милли» стадионында узган концерт, хезмәт күрсәтүче персоналны да кертеп, 31,1 меңгә якын кешене җыйган. Аларның 25 меңе билет сатып алган. Тамашачыларның 67 проценты – чит ил туристлары, алар арасында 8,9 меңгә якын русияле, 2,5 мең казахстанлы һәм башка илләрдән кунаклар булган. Концерттан соң салым керемнәре якынча 3,3 млн долларга арткан, ә Ташкент кунакханәләре клиентлары 25,7 проценты күбәйгән.
Лопес концертын карарга дип, 15,3 меңнән артык турист, шул исәптән АКШ һәм Европадан, Үзбәкстанга килгән, аларның күбесе 4-6 көнлек туристлык пакетлары сатып алган. Кунакларга уңайлы булсын өчен бушлай автобуслар оештырылган, шулай ук куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән. Шоуны әзерләүдә һәм уздыруда 115 оешма катнашкан, 18 фуд-корт һәм сәүдә нокталары эшләгән. Чара көнендә метроның Чиланзар линиясендә пассажирлар агымы 16,5 мең кешегә арткан. Концерт дәүләт бюджетыннан чыгымнар таләп итмәгән.
Тамашачылар Дженнифер Лопесның 56 яшьтә дә актив физик формада булуына, сәхнә пластикасына, тавышына соклана. Һәм иң гаҗәбе: аның ярымшәрә кыяфәтен акча түләп тамаша кылучылар дөньяда җитәрлек.
Фото: Үзбәкстан матбугаты.