

Русия һәм АКШ президентлары Владимир Путин белән Дональд Трамп 15 августта Аляскада очрашачак, дип хәбәр итте журналистларга Русия җитәкчесенең ярдәмчесе Юрий Ушаков. Русия һәм АКШ – якын күршеләр, алар бер-берсе белән чиктәш, һәм безнең делегациянең Беринг бугазы аша очып үтүе һәм нәкъ Аляскада ике ил лидерларының мөһим һәм көтелгән саммиты узуы бик урынлы булып күренә, диде ул. Моңа кадәр Трамп Путин белән Аляскада 15 августта очрашуын игълан иткән иде. Бу аларның Трамп 2025 елның гыйнварында Ак Йортка кайтканнан соң беренче күзгә-күз очрашуы булачак.
Очрашуда Украинадагы конфликтны хәл итү юллары ачыкланырга тиеш. Моннан тыш үзара икътисади һәм сәяси бәйләнешләрне тергезү мәсьәләләре дә каралачак.