Җәмгыять
2 август 2025, 12:12

Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлы ремонтлана

Тәүлегенә 3,6 меңләп автомобиль үткән юлда төзекләндерү эшләре бара. Юлның ремонтланган өлешләре ялт итеп тора.

Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлы ремонтланаБүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлы ремонтлана
Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлы ремонтлана

Яңарак Чакмагыш районының Каргалы авылы янында 1,5 километрлы участокта «Инфраструктура – тормыш өчен» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонт эшләре төгәлләнгән.

Быел Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлы юлында гомуми озынлыгы 19 км булган 8 участокны ремонтлау планлаштырыла. Контракт шартлары буенча эшләр ел ахырына кадәр тәмамланыр дип көтелә.

Муниципальара юл Благовар, Бүздәк, Чакмагыш, Дүртөйле районнарында яшәүчеләр өчен транспорт элемтәсен тәэмин итә. Моннан тыш, бу юлдан М-5 «Урал» һәм Р-240 Уфа – Оренбург федераль трассаларына, М-12 «Восток»ка чыгарга мөмкин. 

Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлы ремонтлана
Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлы ремонтлана
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас