2025 елның 1 августыннан Русия Социаль фоны автоматик рәвештә эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләячәк. Монда бернинди гаризалар да таләп ителмәячәк, өстәмәләр автоматик рәвештә түбәндәге категорияләр өчен кертеләчәк:
- 2024 елда эш бирүчеләре рәсми рәвештә страховой взносларын керткән эшләүче пенсионерлар. Арту пенсия коэффициентлары нигезендә индивидуаль рәвештә башкарылачак. Максимальарту437 сум 07 тиен булачак,бу3пенсия баллынатурыкилә.
- 2025 елның июлендә 80яшь тулган пенсионерлар. Аларга августтан ике тапкыр артык фиксацияләнгән түләү билгеләнә — стандарт 8907 сум 70 тиен урынына 17815 сум 40 тиен, шулай ук тәрбия өчен өстәмә түләү — 1314 сум.
- 3. 2025 елның июлендә теркәлгән I төркем инвалидлары өчен шулай ук 8907 сум 70 тиен күләмендәге фиксацияләнгән түләү билгеләнә; алар шулай ук тәрбия өчен өстәмә — 1314 сум алачаклар (дәүләт пенсиясен алган очракта – 1377 сум).
Шунысы мөһим: әгәр 80 яшь I группа инвалидына тулса, аңа яше өчен өстәмә түләү булмаячак, чөнки ул фиксацияләнгән түләүне инде баштан ук икеләтә күләмдә ала. Бу тәрбиягә өчен өстәмә түләүләргә да кагыла.
Чыганак: “УралСиб” банкының телеграм-каналы.