

Мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын үтәүне тәэмин итүгә иҗтимагый контроль буенча Башкортстанның Иҗтимагый күзәтү комиссиясе 25 июльдә 1 нче тикшерү изоляторында вафат булган хөкем ителгән Абдурахман Р.ның үлеменә китергән хәлләрне тикшерде. Комиссия рәисе Олег Галин мәгълүматы буенча, хөкем ителүчене камерада аңсыз һәм сулышсыз, пульссыз халәттә тапканнар.
Оператив рәвештә ярдәм күрсәтү өчен фельдшер килгән, әмма ул хөкем ителүченең биологик үлемен раслаган.
"Тән җәрәхәтләре алу фактлары ачыкланмаган. Хөкем ителүченең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау турында мәгълүматлар булмаган", - дип хәбәр итә Олег Галин.
Полиция көч куллану билгеләрен ачыкламаган. Тикшерү материаллары юридик бәя бирү һәм процессуаль карар кабул итү өчен Уфа буенча Ленин районара тикшерү бүлегенә җибәрелгән.
Хөкем ителүче 2023 елның җәеннән бирле тикшерү изоляторында тотылган, Уфаның Затон базары турындагы шау-шулы суд эше буенча законлы көченә кермәгән хөкем карары белән бәйле рәвештә төзәтү учреждениесенә юлланмаган булган.
Хөкем ителүченең вафаты шартларын ачыклауда соңгы ноктаны тикшерү куячак, дип ассызыклый Олег Галин.
Чыганак: Башинформ.