Җәмгыять
30 июль 2025, 07:40

Сөенче: пенсияләр арта!

1 августтан республикада яшәүче 229 мең пенсионерның пенсияләре күтәреләчәк. Кемнәргә бу бәхет елмаячак соң? Һәм арту күпмегә булачак? Җавап бирәбез.

Сөенче: пенсияләр арта!Сөенче: пенсияләр арта!
Сөенче: пенсияләр арта!

Арту бары тик 2025 елда эшләгән яки эшләүче пенсионерларга гына кагыла. Август өстәмәсенең күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югары булса, түләү дә шулкадәр югарырак. Мөмкин булган максималь өстәмә – өч пенсия коэффициенты. Тупланган коэффициентлар турындагы мәгълүматны “Госуслуги” порталыннан шәхси счеттан выписка  соратып алырга мөмкин.

Түләүләр автоматик рәвештә башкарыла, шуңа күрә пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсияләр билгеләнгән график буенча августта киләчәк.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре быел инде икенче тапкыр индексацияләнә.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсенең матбугат хезмәте.

Фото: rutube.ru  

Сөенче: пенсияләр арта!
Сөенче: пенсияләр арта!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас