Җәмгыять
30 июль 2025, 04:35

Августта бала пособиеләре башкача киләчәк

3 август ял көненә туры килү сәбәпле, пособиеләр килү датасы үзгәрәчәк.

Августта бала пособиеләре башкача киләчәкАвгустта бала пособиеләре башкача киләчәк
Августта бала пособиеләре башкача киләчәк

Августта балалар пособиеләре түләүнең бердәм датасы (3 август) ял көненә – якшәмбегә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы бүлекчәсе июль өчен акчаны иртәрәк – 1 августка күчерәчәк. Бу көнне акчалар банклар аша кулакчасыз күчерүне сайлаган гражданнарга керәчәк.

Күрсәтелгән датада түбәндәге категорияләр айлык түләүләрне алачак:

– 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;

– эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие;

– призыв буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие.

Түләүләр көн дәвамында башкарыла, шуңа күрә, әгәр иртән акча килмәгән булса, аның көн ахырына кадәр килүен көтәргә кирәк. Почта аша пособиеләр гадәти график буенча киләчәк.

Башкортстанда пенсия түләү даталары августта ял көннәренә туры килмидиярлек һәмакчаларгадәттәгечә: почта аша – 3 августтан 25 августка кадәр, банк счетларына – айның 12 һәм 21 нче көннәрдә күчәчәк.

Гадәттә пенсияләрен айның 23 нче көнендә алучыларның банк исәпләренә акча 21 августта күчереләчәк. 3 яшькә кадәрге балага ана капиталы акчаларыннан айлык түләү һәм эшләүче аналарның балаларына яшь ярым тулганчы бирелә торган пособие шулай ук гадәти срокларда — 5 һәм 8 августта түләнәчәк.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсенең матбугат хезмәте.

Августта бала пособиеләре башкача киләчәк
Августта бала пособиеләре башкача киләчәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас