+26 °С
Болытлы


Башкортстанның Гафури районында яшәүче 30 яшьлек хатын-кызның ЮХИДИгә 100 мең сумнан артык күләмдә 168 административ штрафы җыелып киткән. Гафури районының суд пристав-башкаручысы Hyundai Elantra маркалы транспорт чарасын кулга алу һәм опись акты төзегән.
Нәтиҗәдә, өенә кайткач, хатын-кыз автомобиленең мөһерләнгән булуын күрә.
Ике көн дә үтми, гражданка штрафларны тулысынча түли. Һәм суд приставы-башкаручы аның милкеннән арест алу турында карар чыгара.
Чыганак: Башинформ.
Фото: fotobank02.ru.