Җәмгыять
29 июль 2025, 15:11

Ишек урынына тәрәзә

Фатирын чүп белән тутырып, ишектән керә алмый башлаган.

Ишек урынына тәрәзәИшек урынына тәрәзә
Ишек урынына тәрәзә

Уфада бер пенсионер ир үз фатирында чын чүплек оештырган. Ул үз йортына шәһәрнең чүп-чар бакларыннан төрле чүп-чар ташырга, аларны үз йортына тупларга хирысланып киткән. Шул дәрәҗәгә җиткән ки,  чүп-чар каплап, ишеген ача алмый башлаган. Нәтиҗәдә, ул фатирына газ торбасы буйлап тәрәзә аша кереп йөри. Мөбарәков урамында урнашкан йортта яшәүчеләр бу күренешне хәвеф белән күзәтә.  Башкаларның кисәтүләренә һәм үтенечләренә пенсионер җавап бирми икән һәм барлык санитария-гигиена нормаларын бозып, фатирын чүп белән тутыруын дәвам итә.

Күршеләре аны психик авырудан җәфаланадыр, дип фаразлый.

Белешмә. Плюшкин синдромы (патологик туплану, хоардинг) күзәтелгәндә, кеше кирәкмәгән әйберләрне җыя һәм алар белән аерылышудан баш тарта.

Чыганак: Башинформ.

Ишек урынына тәрәзә
Ишек урынына тәрәзә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас