Җәмгыять
28 Июля 2025, 03:31

Кыйгы районында авария

Юл-транспорт һәлакәтендә 26 кеше зыян күргән, икесе авыр хәлдә.

Кыйгы районында аварияКыйгы районында авария
Кыйгы районында авария

Фаҗига кичә кич Кыйгы районында була. Малаяз-Югары Кыйгы трассасының 35 нче чакрымында Удмуртия туристлары белән автобус әйләнеп төшә. Юл-транспорт һәлакәтендә 26 кеше зыян күрә, икесе авыр хәлдә. Салонда 43 кеше, шул исәптән 7 бала була. 15 зыян күрүче Мәсәгут үзәк район хастаханәсенә китерелә, 8 кеше шунда ятарга калдырыла, икесе авыр хәлдә. Тагын 11 кеше Кыйгы үзәк район хастаханәсендә амбулатор ярдәм ала.

Хокук саклау органнары кеше ташу кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатты.

Чыганак: “Башинформ”

Кыйгы районында авария
Кыйгы районында авария
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас