

Бүген, 23 июльдә, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “Башкортстан Республикасы яшь депутатлар советы” вәкилләренең матбугат конференциясе узды. Оешма быел апрель аенда гына нигезләнгән. Аның җитәкчесе Артур Зәйнуллин советның беренче эш нәтиҗәләре, җирле үзидарә органнары белән хезмәтәшлеге турында сөйләде.
– Быел гыйнварда без Башкортстанның яшьләр сәясәте министрлыгы белән берлектә актив яшьләр өчен районнарда зона семинар-киңәшмәләр сериясен оештыру идеясе белән чыктык, – диде Совет җитәкчесе. – Моңа сәбәп булып тышкы икътисади һәм сәяси шартлар торды: без барыбыз да дөньяның ничек тиз үзгәрүен, махсус хәрби операцияне, санкцияләр басымын, мәгълүмат сугышын һәм икътисади тотрыксызлыкны күрәбез.
Чаралар яшь депутатларның төрле өлкәләрдә хезмәт мөмкинлекләрен арттыруга юнәлтелгән иде: брендинг, мәгълүмат кырында эшләү, муниципальара хезмәттәшлек, ресурслар җәлеп итү, чыгыш ясау осталыгы, җирле үзидарә принциплары турындагы федераль закон белән танышу. Семинарлар барышында законнарны белү буенча тестлар һәм социологик сораштырулар үткәрелде. Нәтиҗәләр берничә проблеманы ачыклады: социаль челтәрләрдә җитәрлек активлык булмау, ярдәм программалары турында мәгълүмат җитешмәү, юридик консультацияләргә ихтыяҗ, тәҗрибә уртаклашу өчен бердәм коммуникация мәйданчыгы булмавы.
Башкортстан Республикасының Яшь депутатлар Советы вәкиле Кирилл Елизаров стратегик җитәкчелек өчен Координация Советы булдырылуын, анда депутатлар, төрле өлкәләрдән экспертлар, хакимият һәм бизнес вәкилләре керәчәген әйтте. Советның өстенлекле юнәлешләре – социаль-икътисади һәм җәмәгать-сәяси процессларның сыйфатын арттыру, яшьләр белән эшләү, закон чыгару инициативаларын эшләү һәм җәмәгать контроле.
– Шулай ук без төрле истәлекле даталарга һәм бәйрәмнәргә багышланган чараларны актив рәвештә тормышка ашырырга, республикакүләм зур вакыйгаларны оештыруда ярдәм итәргә планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте Кирилл Сергеевич.
Совет вәкилләре республиканың яшь депутатлар саны 2018 елдагы 1300 кешедән 2024 елда 636 кешегә калуын әйтте. Оешма яшь депутатлар санын арттыруны максат итеп куя һәм аларның төбәк үсешендә әһәмиятен ассызыклый. Совет эшчәнлеге социаль активлык һәм гуманитар-проект волонтерлыгы принципларына нигезләнә, ә аның девизы: «Республика – беренче чиратта».
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.