+26 °С
Облачно


Башкортстанда 2026 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре билгеләнде. Алар март һәм май айларында бәйрәм ителәчәк. Бу көннәрдә республика халкын өстәмә ял көне көтә.
20 март – Ураза бәйрәме, 27 май – Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне булачак. Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре – Исламның төп ике бәйрәме. Корбан бәйрәме хаҗ ахырында, Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач билгеләп үтелә. Ә Ураза бәйрәме Рамазан аенда уразаның тәмамлануын билгели. Алдагы елда 20 мартта билгеләнүче Ураза бәйрәме - җомгага, ә 27 майда узачак Корбан бәйрәме чәршәмбегә туры килә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.