Җәмгыять
14 июль 2025, 06:03

Телефон аша урлыйлар

Узган тәүлектә Башкортстан кешеләре мошенникларга тагын 5 млн сумнан артык акча күчергән, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Телефон аша урлыйларТелефон аша урлыйлар
Телефон аша урлыйлар

Зыян күрүчеләр арасында — 82 яшьлек уфалы ханым. Аңа билгесез кешеләр шылтыраткан һәм үзләрен «Госуслуги» порталы хезмәткәрләре, банк хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган. Абонент номерын тикшерү, ә алга таба мошенниклык гамәлләрен булдырмау сылтавы белән өлкән яшьтәге хатын-кыздан  2,1 млн сумга якын акчасын күчерттергәннәр. Шуларның 1,3 млн сумы — шәхси акчалары, калган акчалары — заем акчалары. Җинаять эше кузгатылган.

Яңавыл районында да  шундый ук хәл булган. 43 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 1,750 млн сум күчергән, шуларның 250 мең сумы гына шәхси тупланма булган, калган акчалар аның улыныкы. Шулай ук җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Башинформ.

Телефон аша урлыйлар
Телефон аша урлыйлар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас