

Әгәр эш бүлмәсендә температура кондиционерсыз 28,5 градуска җитсә, эш көнен бер сәгатькә кыскартырга киңәш ителә; 29°C ка кадәр күтәрелгәндә — 2 сәгатькә, ә бина 30,5°C ка кадәр җылынса — 4 сәгатькә.
Организмның артык җылынуын кисәтү өчен рациональ эш режимын оештырырга кирәк. Ачык һавада һәм тышкы һава температурасында 32,5 °C һәм аннан да югарырак эшләгәндә өзлексез эшләү чоры 15 – 20 минут булырга тиеш, аннан соң суытыла торган бүлмәләрдә ял итү 10 – 12 минуттан да ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта җылылык нурланышыннан саклану өчен махсус кием кулланучы затлар өчен эш сменасында термик йөкләнешнең рөхсәт ителә торган суммар дәвамлылыгы 4 – 5 сәгатьтән һәм махсус киемсез затлар өчен 1,5 – 2 сәгатьтән артмаска тиеш.
Фото:rbc.ru