+26 °С
Болытлы


Газета.ру сайты хәбәр итүенчә, эш урынында хезмәт хакы тоткарланса, русиялеләр эшкә килмәскә дә мөмкин. Бу хокук былтыр кабул ителгән закон нигезендә саклана. Әгәр хезмәт хакын 15 көннән артык түләмәсәләр, эшкә килмәскә дә мөмкин. Бу хокук полиция хезмәткәрләреннән, янгын сүндерүчеләрдән, табиблардан, гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан, дәүләт хезмәткәрләреннән һәм хәрбиләрдән башка барысына да кагыла. Бер генә “эские” бар: эшкә чыгудан баш тартканда, җитәкчелекне язма рәвештә кисәтергә кирәк. Эш бирүче бурычын, барлык компенсацияләрне дә кертеп, тулы күләмдә түләргә тиеш.
Фото: https://asiaplustj.info