Җәмгыять
7 июль 2025, 06:13

Фатирында казино оештырган

Ул биш ай эшләп өлгергән

Фатирында казино оештырганФатирында казино оештырган
Фатирында казино оештырган

БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, узган ел ир-ат Коралл урамындагы йорттагы фатирны арендага алган, өч покер өстәле, уен карталары, уеннар үткәрү өчен фишкалар сатып алган.

Уен клубында эшчәнлек гаепләнүче билгеләгән кагыйдәләр нигезендә башкарылган, теләүчеләр оештыручы һәм башка уенчылар белән танышлык буенча керә алган.

Биш айга якын хокуксыз эшчәнлек вакытында җинаять эше фигуранты 420 мең сумга якын табыш алган. Ир-ат җинаять кылуда үз гаебен таныган. Җинаять эше Уфаның Ленин районы буенча мировой судына җибәрелгән.

Чыганак: Башинформ.

Фатирында казино оештырган
Фатирында казино оештырган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас