Җәмгыять
4 июль 2025, 06:20

Язучылар берлеге съезды үтте

3 июльдә Башкортстан язучылары яңа устав өчен тавыш бирде, яңа рәис сайлады.

Язучылар берлеге съезды үттеЯзучылар берлеге съезды үтте
Язучылар берлеге съезды үтте

Башкортстан Язучылар берлегенең 3 июльдә үткән чираттан тыш съездның көн тәртибендә төп өч мәсьәлә иде: рәиснең хисап чыгышы, яңа устав кабул итү һәм шуның нигезендә яңа рәис, идарә әгъзаларын сайлау. 

Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайның утырышлар залына иртәдән үк язучылар, шагыйрьләр җыела башлады. Берлектә  әгъза булган 300ләп  кешенең 200дән артыгы чарага килгән иде. Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар әдипләре дә күмәк җыелды.

Берлек рәисе Айгиз Баймөхәммәтов үз отчетында 2022 ел декабреннән соң башкарылган эшләргә йомгак ясады. Аларның иң эреләре: халыкара "Китап" ярминкәсен оештыру, Берлек бинасын реконструкцияләп сафка бастыру, грантлар оту, илсөярлек темасына, яшьләр арасында, балалар язучылары арасында әдәби конкурслар үткәрү һ. б.  Айгиз Гыйззәт улы барлык бу чараларның Башкортстан Башлыгы,  дәүләт ярдәме белән үтүен ассызыклады.  

Берлек уставына соңгы тапкыр 2014 елда үзгәреш кертелгән булган. Яңа устав Русия Язучылар берлегенең гомум уставы нигезендә әзерләнгән. Ул бертавыштан ачык тавыш бирү белән кабул ителде. Аңа ярашлы, Башкортстан Язучылары берлеге Русия Язучылар берлегенең төбәк иҗтимагый оешмасы булачак. Рәис итеп 6 елга шулай ук бертавыштан  Айгиз Баймөхәммәтов сайланды. Идарәдә элекке 18 кеше урынына 15 кеше эшләячәк. 

Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай рәисе Константин Толкачев, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Матбугат һәм киңкүләм матбугат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев катнашты.

Бер төркем иҗат әһелләренә дәүләт, ведомство наградалары тапшырылды. "Тулпар" журналының бүлек мөхәррире Дилбәр Булатова - Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына, "Кызыл таң" гәзитенең әдәбият бүлеге хезмәткәре Ләйсән Якупова - Матбугат һәм киңкүләм матбугат чаралары агентлыгының Мактау грамотасына, Авыргазыдан Вәрис Акбашев - Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына, 2013-19 елларда Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина һәм Дүртөйледән  Илдус Тимерханов Русия Язучылар берлегенең Мактау грамотасына лаек булды.

Татар әдипләре берләшмәсе рекомендациясе белән Балтач районыннан Аида Хәйртдинова һәм Илеш районыннан Гөлфинә Сәлимовага Башкортстан Язучылар берлегенең  әгъзасы булу турындагы таныклыклар тапшырылды. Котлыйбыз!

 

 

Язучылар берлеге съезды үтте
Язучылар берлеге съезды үтте
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас