+26 °С
Болытлы


Уфаның Чакмагыш урамында юл-патруль хезмәте экипажы "Армис" квадроциклын туктаткан.
Рульдә җиде яшьлек малай булган. Тәртип сакчылары аның әти-әнисен чакырткан, мототранспортны тартып алган һәм махсус тукталышка урнаштырган.
Шәһәрнең ДАИ мәгълүматлары буенча, ата-аналарга карата аларны балигъ булмаган баланы тиешенчә тәрбияләмәгән һәм карамаган өчен РФ КоАПның 5.35нче маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе карала.
Карар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан кабул ителәчәк.
Чыганак: Башинформ.