Җәмгыять
24 июнь 2025, 12:08

Тур алсаң, игътибарлы бул!

37 яшьлек "турагент" юллама сатам, дип алдаган.  

Тур алсаң, игътибарлы бул!Тур алсаң, игътибарлы бул!
Тур алсаң, игътибарлы бул!

Уфада яшәүче 37 яшьлек хатын-кызга «Мошенниклык» маддәсе буенча хөкем чыгарганнар (21 эпизод).

БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2024 елның 15 мартыннан 17 октябренә кадәр туристик агентлык директоры популяр юнәлешләр буенча туристик юлламалар саткан, шул исәптән Төркия, Абхазия, Мисыр, Дагыстан һәм Сочига.

Әмма суд тикшерүе барышында ачыкланганча, хөкем ителүченең туристлык хезмәтләре күрсәтү буенча үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәргә нияте булмаган. Гражданнардан алынган акчаларны  үзләштереп,  шәхси максатларда кулланган. Шул сәбәпле   күпсанлы гражданнар 3 млн сумнан артык зыян күргән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд карары белән аны гаепле дип таныганнар һәм гомуми режимлы төзәтү колониясендә 5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгәннәр, әмма җәзаны  балалары 14 яшькә җиткәнче кичектергәннәр.

Шулай ук суд зыян күрүчеләрнең гражданлык дәгъваларын канәгатьләндергән.

Чыганак: Башинформ.

Тур алсаң, игътибарлы бул!
Тур алсаң, игътибарлы бул!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас