+26 °С
Болытлы


Мошенниклар традицион схема буенча Уфада яшәүче ханымны алдаган. Аны имеш тә "чит ил счетларына акча күчергән өчен" җинаять эше ачу белән куркытканнар. Нәтиҗәдә, эш "хәвефсез счет"ка барып җиткән, ханым анда 4 миллион сум күчергән.
Аферистлар икенче көнне дә һөҗүмне дәвам иткән. Ханым тагын 3 миллион сум акчасын курьерга үз кулы белән тапшырган.
Мошенниклар акча савуны дәвам иткәч, ханым, бәхеткә, кызыннан бурычка сораган. Тегесе ни булганын бик тиз аңлап, әнисен полициягә мөрәҗәгать итәргә күндергән.
Зыян күрүчегә 77 яшь, дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: Башинформ.