Җәмгыять
19 июнь 2025, 07:57

Җиңүчеләр кемнәр?

Уфада Ногман Мусин истәлегенә узган әдәби конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Җиңүчеләр кемнәр?Җиңүчеләр кемнәр?
Җиңүчеләр кемнәр?

Башкортстан Язучылары йортында Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин истәлегенә әдәби конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурс Башкортстан Язучылар берлеге һәм «Йәшлек» газетасы тарафыннан оештырылды. Бәйгегә 36 хикәя тәкъдим ителде, шуларның иң яхшы 20се газетада басылып чыкты.

Жюри 10 җиңүчене сайлап алды. Беренче урынны – Рәзинә Урманшина (Уфа), икенче урынны – Әминә Яхина (Сибай) һәм Борис Мәхмүтов (Оренбург), өченче урынны – Фәрзәнә Акбулатова (Уфа), Зифа Ишмурзина (Зианчура районы) һәм Рузидә Үтәшева (Сибай) яулады. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр (приз фонды 100 000 сум), шулай ук Башкортстан Язучылар берлегеннән махсус приз алдылар.

«Йәшлек» гәзитенең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков билгеләп үтүенчә, конкурс яңа талантлар ачуга ярдәм итте һәм җиңүчеләр арасында башлап язучылар да бар. Режиссер Борис Мәхмүтовның «Сукыр биюче» хикәясен ул аерым билгеләде.

Юлай КӘРИМОВ фотосы.

Җиңүчеләр кемнәр?
Җиңүчеләр кемнәр?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас