Җәмгыять
18 июнь 2025, 10:06

Сак бул: мотоцикл!

Улыгыз мотоцикл сорыймы? Башта йөз кат уйлагыз! Уфада 13 яшьлек мотоциклчы ике кешене бәрдергән.

Сак бул: мотоцикл!Сак бул: мотоцикл!
Сак бул: мотоцикл!

Каза күрүчеләрнең берсе аның яшьтәше, ә икенчесе -  ике айлык сабый.

 Авария, башкала Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, сәгать икедә Почта урамында булган.

«Прогаси Супер-Макс» мотоциклы рулендәге укучы уң яктагы юл читендә 13 яшьлек җәяүлене һәм сабый белән колясканы күрмәгән. Нәтиҗәдә, өч баланы да хастаханәгә илткәннәрЯрдәм күрсәткәннән соң яшүсмерләрне өйләренә кайтарып җибәрәләр, ә сабый хастаханәгә озатыла.

Авариянең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Чыганак: Башинформ.

Сак бул: мотоцикл!
Сак бул: мотоцикл!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас