

Башкортстанның Салават районында атаклы батыр һәм шагыйрь-чәчән Салават Юлаевка һәйкәл ачтылар. Һәйкәл атаклы атлы статуяның күчермәсе булып тора. Уфадагы һәйкәл исә тиздән реставрациягә җибәреләчәк.
Райондагы монументка "Салават Юлаев (1754-1800) — башкорт халкының милли герое" дигән язулы такта куелган.
"Башкорт халкының милли герое Салават Юлаевка һәйкәлне тантаналы рәвештә ачтылар, ул Салават районына керү юлында урнаштырылган. Салават Юлаев — республикабыз символы, ул безнең хәтердә мәңгегә хокуклар һәм ирек өчен көрәшүче булып калачак. Батыр якташыбызның рухы безнең йөрәкләрдә яшәсен һәм Ватан хакына игелекле эшләргә рухландырсын!" – дип язды район башлыгы Марс Кашапов социаль челтәрдәге битендә.
Чыганак: Башинформ.