+26 °С
Болытлы


Агымдагы ел башыннан санитария авиациясе вертолетлары Башкортстанда яшәүче 92 кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итте. Алар ашыгыч рәвештә хастаханәгә дүрт йөкле хатын-кызны һәм 34 баланы китерә алган, һәм барысына да вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, күптән түгел Октябрьскийдан ашыгыч ярдәм хезмәте вертолеты умыртка баганасы җәрәхәтләнгән, арка мие кысылган баланы автомобильгә караганда өч тапкыр тизрәк китереп җиткергән. Бу очрак ашыгыч ситуацияләрдә санавиациянең мөһимлеген һәм нәтиҗәлелеген тагын бер кат раслый.
Чыганак: Башинформ.