Җәмгыять
12 июнь 2025, 06:25

Ярма үтемле

Башкортстан ярмасын Азәрбәйҗан, Германия, Грузия, Казахстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстанда теләп алалар. 

Ярма үтемлеЯрма үтемле
Ярма үтемле

Башкортстан быел биш айда ашлык эшкәртү продукциясен 2024 елның гыйнвар – май айларына караганда ике тапкырга күбрәк экспортлаган. Бу хакта Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика предприятиеләре тышкы базарга 12,5 мең тонна он, ярма, көрпә, солод төяп җибәргән.

Азәрбәйҗан, Германия, Грузия, Казахстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстанга Россельхознадзор белгечләре контролендә 12 076 тонна он, 153 тонна ярма, шулай ук 219 тонна көрпә һәм 51 тонна солод сатылган.

Барлык партияләрнең пробалары Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә экспертиза узган. Энтомологик, геологик һәм микологик тикшеренүләр куркыныч организмнарны ачыкланмаган.

Чыганак: Башинформ.

 

Ярма үтемле
Ярма үтемле
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас