Җәмгыять
11 июнь 2025, 07:20

Стейк ашап менингит белән авырган

Тиешенчә кызыдырылмаган ит ризыгы, юылмаган җиләк-җимеш һәм яшелчә листериоз, энцефалит һәм менингит кебек авырулар китереп чыгарырга сәләтле.

Стейк ашап менингит белән авырганСтейк ашап менингит белән авырган
Стейк ашап менингит белән авырган

Бер ханым стейк, шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчә кулланганнан соң менингит белән авырган. Бу хакта "Shot тикшерү"  каналы яза.

Канал мәгълүматлары буенча, башта хатын-кыз  үзендә хәлсезлек сизгән, аннары аның башы авырта башлаган, башы әйләнгән. Башта ул моңа әһәмият бирмәгән. Бераздан яктылыктан курку,  39,5 градус температура, гипоксия һәм косу, шулай ук күрү фокусын югалту һәм йөргәндә кыенлыклар барлыкка килгән. Ашыгыч ярдәм пациентканы хастаханәгә китергән.

Нәтиҗәдә, авыруга Listeria бактериясе китереп чыгарган менингит диагнозы куелган. Листерия ныклап кыздырылмаган стейкны ашаудан килеп чыккан. Бу хәвефле бактерия, табиблар аңлатканча, юылмаган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә дә очрый һәм үзәк нерв системасын зарарларга, листериоз, энцефалит һәм менингит кебек авырулар китереп чыгарырга сәләтле.

Стейк ашап менингит белән авырган
Стейк ашап менингит белән авырган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас