

10 июньдә Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә режимында илнең яңа сәламәтлек саклау объектларын ачу тантанасын уздырды. Алар арасында Уфадагы республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусы да бар.
Гомуми мәйданы 32 мең квадрат метр чамасы булган күпкатлы бина төзелеше 2019 елның июлендә башланган иде.
Биредә диагностика кабинетлары булган кабул итү бүлеге, поликлиника, реанимация белән бергә 10 операция блогы, рентгенохирургия һәм кардиохирургия бүлекләре, стерилизация комплексы, административ блок һәм даруханә-бүлү пункты урнашкан.
Объектның бәясе 10,7 млрд сум тәшкил иткән, акчалар Башкортстан бюджетыннан бүлеп бирелгән.