

ВСУның пилотсыз очкычлары күрше Татарстанга һөҗүм иткән. Очышлар турында Алабуга һәм Түбән Камада яшәүчеләр хәбәр итә.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев социаль челтәрләрдә язганча, дошман дроны юк ителгән. "Бүген иртән Түбән Камада ПВО системасы БПЛАны юк итте. Барлык хезмәтләр, куркынычсызлык системасы оператив эшләде. Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк. Предприятиеләрнең технологик процессы бозылмады", - дип язды ул.
Шул ук вакытта Росавиация Ижевск, Түбән Кама һәм Казан аэропортларында очышларга чикләүләр турында хәбәр итте.
Моннан тыш, Киров һәм Санкт-Петербург һава гаваньнары ябылган. «Чикләүләр Гражданнар һава суднолары очышларының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кертелде", - дип ачыклык кертәләр ведомствода.
Чыганак: Башинформ.