Җәмгыять
3 июнь 2025, 15:24

“Китап-байрам” турында кунаклар

III Халыкара китап ярминкәсенә хәтта Шри-Ланка студентлары да килде.

“Китап-байрам” турында кунаклар“Китап-байрам” турында кунаклар
“Китап-байрам” турында кунаклар

Совет мәйданында үткән ярминкәдә китапларны Русиянең иң эре шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән 100 гә якын нәшрият тәкъдим итте. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов, Киров, Мурманск, Самара, Волгоград, Саратов, Свердловск, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләре, шулай Чувашия, Удмуртия, Коми, Татарстан, Дагыстан, Марий Эл, Саха (Якутия), Мордовия республикалары булды. Чит илләрдән Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстан нәшриятлары продукциясен күреп булды.  Беренче тапкыр Иран нәшрияты катнашты.

Уфа Фән һәм технологияләр университеты сәхнәсен Башкортстанның атказанган артисты Илмир ГАЗИЗУЛЛИН бизәде. Аның дәртле башкаруына әсәреп, университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган чарага хәтта әллә кайдагы Шри-Ланкадан килгән яшьләр дә килеп кушылды һәм рус телендә данлыклы “Журавли” җырын башкарды. Ахырда алар Илмир башкаруындагы дәртле җырлар астында биеп тә алдылар.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

“Китап-байрам” турында кунаклар
“Китап-байрам” турында кунаклар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас