

Бәйрәм һәм ял көннәре уңаеннан Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе кайбер пособиеләрне һәм пенсияләрне билгеләнгән көннән иртәрәк түләячәк.
Кредит оешмалары аша пенсияләрен һәр айның 12се алучы пенсионерлар аны бәйрәм көне уңаеннан иртәрәк – 11 июньдә алачаклар, почта аша түләүләр гадәти график буенча – 3 июньнән 25 июньгә кадәр башкарыла.
Республиканың эшләүче аналарына яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособие 5 июньгә чаклы ук күчереләчәк, гадәттә ул һәр айның 8 нче көнендә килә.
Балалы гаиләләргә банклар аша башка түләүләр гадәти график буенча башкарылачак, ягъни, 3 июньдә. Болар исәбенә түбәндәгеләр керә:
Ана капиталыннан 3 яшькә кадәрге балага түләүне гаилә гадәти датада – 5 июньдә алачак.
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.