Җәмгыять
2 июнь 2025, 04:30

Янгыннар чыгып тора

Сак булыгыз: корылык — янгыннарга сәбәп.

Янгыннар чыгып тораЯнгыннар чыгып тора
Янгыннар чыгып тора

Башкортстанда тәүлек эчендә коткаручылар 6 тапкыр табигать янгыннарын сүндерүгә чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты башлыгы Кирилл Первов хәбәр итте. "Узган тәүлектә Бөрҗән районында бер урман янгыны һәм Благовещен (1) һәм Кушнаренко (4) районнарында коры үсемлекләрнең януының биш очрагы теркәлгән", — дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә. Шулай ук ел башыннан Башкортстанда 25 гектардан артык мәйданда 10 урман янгыны һәм 1200 гектардан артык мәйданда 270 коры үсемлекләр янып китүе билгеле.

 

Янгыннар чыгып тора
Янгыннар чыгып тора
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас