

Миңа атаклы драматург Туфан Миңнуллинның илле яшенә багышланган юбилей кичәсендә катнашырга туры килде. Тантанага Президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә бөтен аппарат килгән иде. Бездә булмаган хәл. Азак Туфан мине өенә алып кайтты. Иртә белән алгы бүлмәдә Туфанның оныкларын тиргәве ишетелде:
– Кайсыгыз анда өйдә урысча сөйләшә? Мин сезгә өйдә туган телдә генә сөйләшергә дип ничә тапкыр әйттем!
Туфанның өендә куйган тәртибе минем өчен сабак иде. Балалар бәләкәйдән үк шушы тәртипкә өйрәнеп үскән булсалар, хәзер әтиләренең язганнарын шатырдатып укый алырлар иде. Кухня телен генә белү аз шул, әдәби телне дә белү зарур.
PS. Марат Кәримов 95 яшьлек юбилее уңаеннан шулай дигән иде:
– Беренче гаиләмнән бер улым, бер кызым бар. Ул улым Канадада яши. Аның улы – Чыңгыз оныгым Америкада Майкрософтта югары урында хезмәт итә. Бик күп телләр белә. Соңгы гаиләдән өч улым бар. Алар бик күп чит телләр белә. Төпчек малайдан Тимур онык Гамбургта укый. Мин уртанчы улым белән яшим. Барлыгы биш оныгыбыз бар.
– Туган телне белмиләрдер инде?
– Балалар туган телне белеп үсте, оныклар белми, чөнки барысы да читтә. Кем китапларымны укыр? Оныклар урысчага тәрҗемәләремне генә укымасалар... Милли мәктәпләр булмау нәтиҗәсе инде. Өйдә генә өйрәнү җитми. Таләпчән булырга тиеш булганмын.
Мөнир ВАФИН фотосы.