

26 яшьлек уфалы сейф урлауда шикләнелә.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, полиция бүлегенә 87 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аңа янәсе дә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән "туганы" шылтыраткан һәм акча сораган. Ханым курьер аша аңа 3 миллион сумга якын акча һәм алтын бизәнү әйберләре тапшырган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, шикләнелүче егет интернетта эш тапкан. Аңа башта зыян күрүчедән 150 мең сумны алып, аларның счетларына җибәрергә сораганнар. Башкарылган эштән соң курьер үзенә акчаның күпмедер процентын калдырган. Соңрак аны тагын пенсионер ханыма җибәргәннәр, бу юлы аңардан сейф алырга кирәк булган. Металл тартманы егет өенә алып кайткан, ә соңыннан, яллаучыларның кушуы буенча, сейфны ачкан.
Мошенникларның гаҗәпләнүенә каршы, эчтә акча гына түгел, ювелир әйберләр белән чит ил валютасы да булган. Егет евро акчаларны сумга алмаштырган һәм бөтен акчаны аферистларга җибәргән, үзенә валютаның бер өлешен калдырган.
Русия акчасы белән пенсионердан 3 миллион сумга якын акча урлаганнар. Зәркән эшләнмәләрен егет кураторлар заказ биргән такси аша җибәргән.
Шикләнелүче гаебен таныган. Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тоткарланучыга карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. Полиция тоткарланучының шундый ук башка җинаять эшчәнлегенә катнашын ачыклауны дәвам итә.
Чыганак: Башинформ.