Җәмгыять
19 Мая 2025, 04:45

Ут аямый

Тәтешле районының Беләш авылында күп балалы гаилә йортсыз калган.

Ут аямыйУт аямый
Ут аямый

Хуҗалыкта бүрәнә йорт, сарай һәм УАЗ автомобиле янган. Янгынның гомуми мәйданы 200 квадрат метрдан артык.

Янгынны сүндерүгә 10 янгын сүндерүче һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән. Кешеләр зыян күрмәгәнГаилә вакытлыча туганнарында урнашкан, дип хәбәр итә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Янгынның шартлары, шул исәптән аның барлыкка килү сәбәбе  ачыклана.

Чыганак: Башинформ.

Ут аямый
Ут аямый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас