

Форумда катнашучылар милли мәгариф, укытучы кадрлар әзерләү һәм белем бирү сыйфатын үстерү мәсьәләләрен тикшерде.
Чарада чыгыш ясаучы укытучылар балаларның гаиләләрдә урыс телендә сөйләшүләре, ата-аналарның да үзара урыс телендә аралашуларын билгеләделәр.
Холлда милли телгә багышланган экспозиция оештырылды. Аны чарада катнашкан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та карады.
Корылтайның бүләкләү өлешендә язучы Мәрьям Буракаевага Башкортстанның халык укытучысы исеме бирелде. Ул әлеге мактаулы исемнең тәүге иясе. Шулай ук Радий Хәбиров республикада Урал-Батыр эпосы көне игълан ителүен белдерде. Ул июль аенда билгеләнәчәк.
Фото: put-okt.com