Җәмгыять
13 Мая 2025, 07:49

Салонны ачып, акча чәлдергәннәр

Машинаңда акча калдырсаң калдыр...

Салонны ачып, акча чәлдергәннәрСалонны ачып, акча чәлдергәннәр
Салонны ачып, акча чәлдергәннәр

24 апрельдә Уфа полициясенә бер ир-ат мөрәҗәгать иткән.  Ул да булса, аның машинасына җинаятьчеләр үтеп кереп, салоннан 300 мең сумнан артык акча урлаган.

Әлеге урынга кичекмәстән тикшерү-оператив төркеме чыккан, урлау турында эш кузгатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаять автомобиль хуҗасы җәмәгать бинасында булган чакта килеп чыккан.

Билгесез кешеләр, техник чаралар кулланып, кыйммәтле чит ил машинасын ачып, акча урлап качканнар. Хокук сакчылары аларның эзенә тиз чыккан. Урлаучылар «Хонда Аккорд» автомобилендә йөрүче, элек хөкем ителгән өч уфалы булып чыккан.

7 майда оперативниклар Росгвардия сугышчылары ярдәме белән Булгаково авылында урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында шикләнелүчеләрне тоткарлаган. Аларның машинасында автомобильләрне ачу өчен кулланыла торган 5 төрле җайланма, перчаткалар, 10 кепка табылган.

Җинаятьчеләрне Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы буенча бүлегенә китергәннәр. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Чыганак: Башинформ.

Салонны ачып, акча чәлдергәннәр
Салонны ачып, акча чәлдергәннәр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас