Җәмгыять
28 Апреля 2025, 13:26

Май бәйрәмнәрендә пенсияләр һәм пособиеләр ничек киләчәк?

Озакламый озайлы бәйрәм көннәре башланачак. Билгеле, аларга бәйле рәвештә, пенсия һәм пособиеләрне тарату вакыты да шактый үзгәрәчәк.

Май бәйрәмнәрендә пенсияләр һәм пособиеләр ничек киләчәк?Май бәйрәмнәрендә пенсияләр һәм пособиеләр ничек киләчәк?
Май бәйрәмнәрендә пенсияләр һәм пособиеләр ничек киләчәк?

Балалар пособиеләрен түләүнең бердәм датасы (ә ул һәр айның 3 нче көне) май бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге апрель өчен акчаны инде 29 апрельдә күчерәчәк.

Бу көнне гаиләләргә түбәндәге айлык түләүләр барып җитәчәк:

– 17 яшькә кадәрге балалары булган һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие,

– эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие,

– призыв буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие.

Күрсәтелгән көнне акча пособиене банклар аша күчерү юлын сайлаган кешеләргә барып керәчәк. Пособиеләр счетка көн эчендә күчерелә һәм әгәр акчалар иртән кермәгән булса, моны көн ахырына кадәр көтәргә кирәк. Почта аша пособиеләр май аенда гадәти график буенча киләчәк.

3 яшькә кадәрге балага ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр 5 майда башкарылачак. Яшь ярымга кадәр бала тәрбияләүче эшләүче гражданнарга пособие гадәттәгедән иртәрәк – 7 майда киләчәк.

Башкортстанда пенсия түләү даталары майның бәйрәм һәм ял көннәренә туры килмәү сәбәпле, акчалар гадәти график буенча күчереләчәк:

– почта аша-3 майдан 25 майга кадәр;

– банк счетларына – 12, 21 һәм 23 майда.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсенең Матбугат хезмәте.

 

 

 

Май бәйрәмнәрендә пенсияләр һәм пособиеләр ничек киләчәк?
Май бәйрәмнәрендә пенсияләр һәм пособиеләр ничек киләчәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас