2025 елның 26-28 апрелендә онлайн һәм оффлайн форматларда «Башкорт теле буенча халыкара диктант» мәгърифәт акциясе узачак.
Белем бирү акциясенең максаты – киң җәмәгатьчелекнең игътибарын туган телне өйрәнүгә җәлеп итү, тел мәдәниятен күтәрү, Башкортстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә башкорт телен үстерү һәм популярлаштыру.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар диктантны онлайн яисә оффлайн-форматта яза ала, шулай ук башкорт телен белү дәрәҗәсенә карап сайлау мөмкинлеге бар.
БСТ каналында туры трансляция 2025 елның 26 апрелендә 11.00 сәгатьтә планлаштырыла. Тулырак мәгълүматны «Башкорт теле буенча халыкара диктант» акциясе битендә буенча белергә мөмкин: https://bashdictant.ru/.