Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
2 апрель , 08:50

Тапмаслар, димә...

Банк картасы тапсаң, күтәреп алырга ашыкма...

Тапмаслар, димә...
Тапмаслар, димә...

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа идарәсенә банк картасы югалу турындагы гариза белән 40 яшьлек уфалы ханым мөрәҗәгать иткән.

Ул, кибеттән  кайткач, картасының югалуын күргән. Банкның шәхси онлайн-кабинетында исә картадан күптән түгел 3000 сумнан артык сатып алулар башкарылуы күренгән.

Ханым картасын блоккка куйган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хокук сакчылары сатып-алулар башкарылган кибетләрнең видеокүзәтү камералары язмаларын карап чыккан һәм  ике шикле ханымны ачыклаган. Болар Уфада яшәүче 55 һәм 58 яшьлек хатын-кызлар булып чыккан. Алар Якутов исемендәге паркта тимер юлларда банк картасы тапканнар һәм картада пин-код кертүне таләп итми торган контактсыз түләү функциясе булуын күреп, ике кибеттә 3286 сумлык товар сатып алганнар. Шоколад, кофе, шәраб,  һәркайсына футболка сатып алганнар да картаны чүп савытына ташлаганнар.

РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлешендә («Урлау») каралган җинаять билгеләре буенча ханымнарга җинаять эшләре кузгатылган. Мондый җинаять өчен максималь җәза алты елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Чыганак: Башинформ.

Тапмаслар, димә...
Тапмаслар, димә...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: