14 мартта «Торатау» конгресс-холлында иң яхшы педагогларны хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, педагогик конкурсларның жюри әгъзалары, педагогик хезмәт ветераннары котлады. «Башкортстанның ел укытучысы» республика конкурсында Стәрлетамак шәһәре 5 нче гимназиясенең физика укытучысы Ренар Хәйбуллин абсолют җиңүче дип табылды.
Сибай шәһәренең 7 нче мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Арсланова һәм Илеш районы Иске Күктау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Галиуллина «Башкортстанның ел укытучысы» конкурсы кысаларында узган «Туган тел һәм әдәбиятлар укытучысы» бәйгесенең лауреатлары исемен яуладылар. Туган телләр укытучылары конкурсында өченче урынны Чакмагыш районы Юмаш мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Ираида Сөнәгатулина алды. Икенче урынга Стәрлетамак шәһәре 17 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Гыйләҗетдинова чыкты. Җиңүче булып исә Стәрлетамак шәһәренең 6 нчы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Кәримова танылды.
«Башкорт теле һәм әдәбияты буенча Ел укытучысы» төбәкара конкурсының абсолют җиңүчесе булып 2 нче санлы «СМАРТ» республика полилингваль күппрофильле гимназиясенең башкорт теле укытучысы, М. Акмулла исемендәге БДПУның башкорт филологиясе факультетын тәмамлаган Назгөл Хәбибуллина танылды. Ул шулай ук әлеге университетның Мифтахетдин Акмулла исемендәге медален һәм премиясен алды.
Руслан Сөләйманов фотолары.